Әбекәй сокландыра
Олы Бәрәзә авылында гомер итүче Хаҗирә әби Гайнуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Хаҗирә әбине күргәч, аңа түгел, безгә ул 90 яшь, дип куйдым эчтән генә. Һәрвакыт нидән дә булса риза түгелбез, гел нидер җитми. Ашыгабыз, чабабаыз, уфтанабыз. Ә Хаҗирә әбекәй бүгенге мул тормышка шатланып, шөкер итеп гомер кичерә.
Сүзен дәвам итеп:
Хаҗирә әби бүгенге көндә дә җитез, эшсез торырга яратмый. Шуңа каралты-курасы тирәсендәге эшләрен дә, ярдәмчеләре килгәнче үзе башкарып куя. Яшелчә бакчасын үзе казый, яшелчәләрен утырта, шул ук вакытта бер генә чүп үләне дә үстерми алар арасында. Кишер, чөгендер, суганы, помидор, кыяры, бәрәңгесе, җиләк-җимешләре гөрләп үсеп утыралар. Күзләр генә тимәсен.
Иске дип әйтү дә дөрес булмас, кызы-кияве, оныклары Хаҗирә әбекәйгә уңайлыклар тудырыр өчен берни дә кызганмыйлар. Йорт нигезен дә яңартканнар, җылы булсын дип пласстик тәрәзәлерен дә куйганнар. Һәркемгә дә үз нигезе якын, кадерле икәнне яхшы аңлый алар.
Ә Хаҗирә әбинең сөйкемлелегенә, тырышлыгына, тынгысызлыгына сокланып кайттым. Ходай Тәгалә гомерләрен биреп, якыннарын шатланыдырып яшәргә язсын аңа. Бүгенге рәхәт тормышының игелеген күреп яшәргә насыйп булсын.
Гөлнар САБИРОВА