“Дусым” хуҗалыгында уңай үзгәрешләр дәвам итә. Әле күптән түгел генә Күлле Киме авылында савым залы булган яңа зур, иркен торак төзелеше башлану турында хәбәр иттек. “Татнефтепродукт”ның төзелеш бригадасы Дусым авылында да эшли. Биредә бозаулату торагының түбәсен яңага алыштырып яталар. Иске шифер урынына профнастил җәелә, хәзер ерактан балкып торачак.