Новый ветеринарный пункт в селе Нижняя Береске Атнинского муниципального района.

15 августа 2016 г., понедельник

Татарстан Республикасы Президентының махсус программасы нигезендә районның Бәрәскә авылында яңа ветеринар пункт төзелде.

Аны ачуда “Ленин” хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин һәм республиканың ветеринар идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашты. Соңгысы мондый ветеринар пунктларның республикада инде 126 данә төзелүен, ел ахырына 150 гә җитәчәген белдерде. Безнең районда гына мондый өченче пункт ачылды.

Татарстанда барысы 30дан артык махсус программа эшли, шулардан икесе ветеринария буенча гамәлдә. Яңа ветеринар пунктлар төзелү белән бергә, булганнарын ремонтлау да дәвам итә. Әйтик, олы Әтнәдәге ветеринария идарәсенә ремонт әле киләсе елда да дәвам итәчәк. Җитәкче шулай дип билгеләде.

Участок мал табибларын машиналар белән тәэмин итүдә Президент күзәтүе астында. Бу уңайдан җирле мал табибы Илдус Гыйлаҗевка җиңел машинага сертификат тапшырды.

Илгиз Хәйруллин бу объектның бик оператив төзелүен ассызыклады. Монда барлык мал табибларының да саллы өлеше кергән.

-         Авылда төп кыйблабыз – сөтчелек. Биредә мал табибының роле алыштыргысыз. Терлекчелек тармагы мал табибы ярдәменә һәрдаим мохтаҗ. Шуңа карамастан, бу пунктка мөрәҗәгать итүләр аз булсын иде, - дип көлдереп алды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International