Атнинское районное государственное ветеринарное объединение заняло 3-е место по благоустройству среди ветеринарных объединений Республики

20 августа 2016 г., суббота

Ветеринария пунктлары арасында бәйгенең җиңүчесе итеп, Балтач районы ветеринария берләшмәсенең Алан участок пункты танылды. Икенче урынны Буа район ветеринария берләшмәсенең Боерган участок ветеринария пункты алды. Өченче урынны Алексеевск район ветеринария берләшмәсенең Биләр участок ветеринария пункты яулады.

Иң төзекләндерелгән ветеринария берләшмәсе исеменә Апас районы лаек булды. Икенче урында - Кукмара район ветеринария берләшмәсе коллективы.Өченче урынны Әтнә район ветеринария берләшмәсе яулады. Конкурс җиңүчеләренә мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

2016 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы эш күрсәткечләренә лаек булган ветеринария берләшмәләре бүләкләнде. Алабуга район ветеринария берләшмәсе өченче урынга лаек булды. Икенче урынны Актаныш район ветеринария берләшмәсеяулады. Беренче урынны Арча район ветеринария берләшмәсе коллективы алды. Җиңүчеләрнең барысына да "Лада Гранта" автомобильләре бүләк ителде.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International