«Пешеходный переход»

13 октября 2016 г., четверг

Юлларда 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр “ Пешеходный переход” операциясе башланып китте. Әлеге операция кысаларында җәяүлеләрнең юл кагыйдәләрен үтәве тикшереләчәк”, - дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев. Шул ук вакытта узган атна барышында 4 җәяүле киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмау, 10 машина йөртүче куркынычсызлык каешы такмаган өчен, 12 се тизлекне тиешледән арттырган өчен, 1 машина йөртүче машина йөртү хокукы биргән таныклыкны өйдә онытып калдырган өчен, 2 машина йөртүче номерлары пычрак булган өчен, 6 машина йөртүче страховка срогы чыккан өчен, тагын берсе руль артында телефоннан сөйләшеп барган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Бер йөртүче юл фаҗигасе булган урыннан машинаны күчереп куйган өчен , тагын берсе йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган өчен штраф түләячәк. Атна барышында бер вак юл һәлакәте дә теркәлгән. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International