Долгожители Атни

6 января 2017 г., пятница

Иңнәрендә ил йөге

«Гомәрем бик әйбәт булды”

Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Хисматуллина Әлфия Гәрәфи кызына 90 яшь тулды.

Тумышы белән Түбән Бәрәскә авылыннан ул. Шунда туган, белем алган. Яшьлек еллары да шушы авыл белән бәйле. Комсомол кушуы буенча китеп Сабада һөнәри белем алуга ирешкән. Аннары шул ук туган авылында бухгалтер булып эшләгән. Гомерлек яры итеп сайлаган Гомәр абыйны да шушында очраткан. Кечкенәдән ятим калган егет Бәрәскәдә яшәүче туганнарында еш кунак булган. Шунда танышканнар, кавышканнар яшьләр. Әнә шулай итеп 1947 елда яңа гаилә барлыкка килгән. Гаилә күрке – балалар. Алары да озак көттермәгән. Бер – бер артлы биш балалары туган. Арадан берсенең генә гомере кыска булган. Өч кыз, бер егет үстергәннәр Хисматуллиннар. Әнә шул балаларының хөрмәтендә гомер кичерә бүген Әлфия әбекәй. Бер кызы ераккарак киткән – Самарада яши. Казандагы балалары, төпчеге Люциясе аны бер ялгызы гына калдырмыйлар. Үзе дә куанычын яшермичә: “ Аллага шөкер, балаларым бар, ташламыйлар. Бик карыйлар, тәрбиялиләр. Алланың рәхмәтләре яусын аларга”, - ди. Район аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдиновага да, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиевага да олы юбилее белән котлап килгәннәре өчен зур рәхмәт хисләрен белдерде әбекәй.

Олы Әтнәгә килен булып килгәч 40 елдан артык тегүче булып эшли ул.Тегә, кисә, кеше үтенечен дә кире какмый. Үзе белән эшләгән хезмәттәшләрен ихтирам белән искә ала. Күршеләре белән дә бик дус, тату булып яшиләр. Шулай булмаса күршесе Сәрия иртә таңнан күчтәнәчләрен алып 90 яше белән котларга дип килеп кермәс иде. Хөрмәткә лаек әбекәй биш вакыт намазын калдырмый. Теләкләре изге. Безнең “Әтнә таңы” газетасын да бер хәрефен калдырмый укый икән.

Туган һәр таңга шөкер итеп, якыннарының терәге, киңәшчесе булып яши ул бүгенге көндә. Киләчәктә дә тынычлыктан аермасын.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International