Шахмат спортын популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, даимиспорт белән шөгыльләнүне гадәткә кертү максатыннан районда чираттагы турнир үткәрелә.
19 февраль көнне 09.00 сәгатьтә шахмат буенча район беренчелеге уза. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар шәхси, шул ук вакытта команда буларак та чыгыш ясыйлар. Ярышта районда яшәүче һәр кеше катнаша ала. I, II, III урын алган спортчылар һәм командалар призлар, махсус грамоталар белән бүләкләнәләр.