Наши долгожители

11 сентября 2017 г., понедельник

Күәм авылында гомер кичерүче Халисә әби Шәфикова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Халисә әби тумышы белән Олы Бәрәзәдән. Шунда туган, 7 сыйныф белем алган. “Сугыш чыкканда мин 6нчы сыйныфны тәмамлаган идем. Әти сугышка киткәндә өйдә әби, әни, дүрт бала калдык. Әни бишенчесенә авырлы иде. Күп тә үтми әни кыз бала тапты, тик ул сабый озын гомерле булмады”, – дип искә ала ул. Авыл мәктәбеннән соң 8 сыйныфка Әтнә мәктәбенә килеп карый кыз. Тик укуын дәвам итәргә язмаган була. Әнисе киңәше белән укудан туктый. “Ул вакытта күргән михнәтләрне әйтеп, аңлатып бетерә  торган түгел. Ил белән килде, ил белән күтәрдек”, – ди әбекәй, хатирәләрен барлап. Кү­мәк хуҗалыкта башта төр­ле эшләрдә йөри ул.  1947 елда сөт җыярга куялар үзен. 1948 елда авыл кибетенә сатучы итеп билгелиләр. “Елый- елый ризалаштым бу эшкә. Бер дә эшлисем килмәде кибетче булып”, – әнә шул чакта гомере буе сату эшеннән башы чыкмасын белде микән яшь кыз. Ул чакта кибет киштәсендә 19 төрле генә товар булуын әле дә хәтерли ул.
1957 елның җәендә Кү­әм кибетенә сатучы итеп җибәрәләр. Әлеге дә баягы мәҗбүриләп. Әнә шул вакытта авылның Шәрифулла исемле егете белән танышып китәләр. Озакламый бер­гәләп гаилә дә коралар. Өч балага тормыш бүләк итә алар. Шәрифулла абый 2003 елда вафат була. Халисә әбинең олы улы белән кече кызы гаиләләре белән Казан шәһәрендә яшиләр. Әниләре янында еш кунак алар. Уртанчы улы төп нигездә, әнисе белән бергә гомер кичерә. Йорт-җирләре матур, ка­ралган. Ишегалдын ту­тырып чәчәкләр үсә. Һәр җирдә булган ирнең кулы тигәнен аңлау кыен түгел. Халисә әби гомер буе кибеттә эшләп, 1982 елда лаеклы ялга чыга. “Аллаһы Тәгалә михнәтен дә бирде, рәхәтен дә. Хәзерге тормышыбыздан иксез-чиксез канәгатьмен. Түрәләребезгә зур рәхмәт. Исән-сау бул­сыннар. Үземә Ходаем аз сырхау, тиз үлем бирсен дип телим. Балаларым матур итеп озата алса иде, без күргәнне берәүгә дә күрергә язмасын”, – әбекәйнең теләкләре изге. Игелек күреп, җан тынычлыгы белән тагын байтак еллар якыннарын сөендереп яшәргә язсын иде аңа.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International