Конституция Республики Татарстан.

24 октября 2017 г., вторник

Быел 6 ноябрьдә Татарстан республикасы Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгы билгеләп үтелә.

Шул уңайдан, халыкның Конституциянең төп нигезнәмәләренөйрәнү буенча белемнәрен арттыру максатыннан муниципаль районнарда лекцияләр оештырыла. Районыбызда әлеге чара Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе урынбасары Рәйсә Сәхиева катнашында үтте.

- Безнең барлык эш-гамәлләребез Татарстан Конституциясе кысаларында алып барыла. Ул төп закон буларак, республикабызның барлык халкы өчен хокукый гына түгел, әхлакый кыйбла да булып санала. Шуңа без аны тирәнтен өйрәнергә тиеш. Быел Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 25 ел була, - диде Райсә Габдулла кызыһәм төп закон кабул ителүнең тарихы, аңа китергән алшартлар, Конституциягә кертелгән үзгәрешләр һәм республикадагы бүгенге вәзгыять белән таныштырып үтте. - 25 ел эчендә Татарстан Конституциясенә 17 тапкыр үзгәрешләр кертергә туры килде. Бу илдә булган вакыйгалар белән бәйле булды, - диде ул сүзен дәвам итеп.
Билгеле булганча, хәзерге көндә гамәлдәге булган Конституция Татарстан Югары Советы тарафыннан 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде. Бу – сәяси киеренкелекнең аеруча көчәйгән вакытлары иде. Илебездә үзгәртеп кору башлану белән, Татарстан Россиядәге милли хәрәкәтләр лидерына әверелеп, союздаш республика статусына дәгьва кыла башлый. Халыкларның үзбилгеләү хокукын торгызган РСФСР дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгәннән соң, 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы “ТАССРның дәүләт суверенлыгы турында” декларация кабул итә. Ә 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдумда республика гражданнары Татарстанның суверенитетын яклап тавыш бирәләр. Һәм шуның белән Татарстан Республикасының дәүләт статусы турында яңа Конституция кабул итү өчен нигез салына.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International