Дусым авылыннан Галимә Мәгъсүмҗан кызы Шәңгәрәева шушы көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп узды.
Моннан 90 ел элек Кенәр районы Җогып авылында, гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Беренчедән алып дүртенче сыйныфка кадәр Чишмәле Сап мәктәбендә белем ала. Җогыптан Сапка балаларны ат белән чиратлап йөртә торган булалар. 5 сыйныфка кыз Чембулат авылына төшәргә тиеш була. Шул елның җәендә сугыш башлана. Ул вакытларны Галимә апа әле дә хәтерли. “Әниләр кочаклашалар да елашалар. “Ирләрне сугышка алып китеп бетерсәләр, без ни эшләрбез”, – ди. Чембулатта 7 сыйныфны тәмамлый ул. Бик яхшы укый Галимә. “Укытучылар миннән сорамыйлар иде. Сорасыннар өчен тәртипсезләнеп, артка карап утыра торган идем”, – дип искә ала уенын-чыны бергә кушып.
Җиденчене бетергәч,
Аякка чабата киеп.
Җибәрделәр Шелонгерга,
Урман кисәрсез, – диеп.
Кара урман эчләрендә
Ак карларның өсләрендә
Аккош булып йөздек без.
Нинди нужалар
күрсәк тә,
Барысына да түздек без.
Ул чакта күргәннәрен әнә шулай шигырь юллары белән сурәтли Галимә әбекәй.
Хәзер аякта итек,
Булмый беркая китеп...
Йөреп булмый таяксыз,
Калдым хәзер аяксыз, – дип тә өсти.
“Урманда бер агачны кискәндә, аумыйча, икенче агачка төште. Шуны кисәбез дип, биш агачны кисәргә мәҗбүр булдык. Берсе – берсенә килә дә төшә, килә дә төшә”... Бу да Галимә әбинең истәлекләре. Фаҗигаләр дә килеп чыга урман кискәндә. Араларыннан бер кызның өстенә агач ботагы төшә, чәчендәге тарагы башына батып кереп, үлемгә китерә. Соңрак торф чыгарырга да, патрон төялгән 16 килограммлы ящиклар ташырга да туры килә. Мәктәптә тырышып укыган кызның хыялы – шәфкать туташы булу. Әмма аңа чынга ашырга язмаган була. Колхоз җитәкчеләре моңа каршы килә. Кыз бөтенләй икенче юнәлештә белем ала – тракторчы курсларында укый. Башта плугарь булып эшли, аннан көпчәкле тракторга утыра. Көненә бишәр гектар җир сөрергә туры килә аңа.
Галимә әби мәктәптә укыган вакытлардан ук дингә тартыла. Үзенең шушы яшькә җитеп, бәхетле картлык кичерүен дә, тормыш авырлыклары каршында сыгылып калмавын да догалар укуы белән бәйли. “Ураза тотканда, сәхәр ашарга торганда, тәрәзәләрне каплап йөрибез, ут күренмәсенгә. Тышка чыгып карыйбыз, күренмиме, дип. Мәктәптә авызга су каптырып карыйлар иде, Ураза түгел микән, дип. Ач булсак та, Уразаны калдырмадык”, – ди ул. Мәчеткә укырга йөреп, дини белем ала Галимә әби. Мәет юарга да йөри, ашларда Коръән дә укый ул. “Әни бер эштән дә курыкмаган – тәвәккәл, кыю булган. Авылда кем генә йомыш белән килмәсен – ярдәм иткән. Шырпы керсә дә, күзгә чүп керсә дә, бармак шешсә дә, сыер бозаулыймы, сарык бәтилиме – әни берәүне дә кире бормады”, – ди аның турында кызлары. Кызлар димәктән, тормыш иптәше Гомәр белән бер егет, дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Бүген Галимә әби улы Камил тәрбиясендә. Кызлары – Мөршидә, Резидә, Фәридә, Фәния дә, кияүләре дә әбекәй янында еш кунак. Кайтып, ярдәм итеп, хәлен белеп кенә торалар. Галимә әби бу хакта шигырь белән сөйләргә ярата:
Кияүләрем бигрәк әйбәт,
Кызларым ис китәрлек.
Бабай гына үлеп китте –
Пенсиям дә җитәрлек...
Җор сүзле, уен-көлкене яраткан Галимә әби яшьрәк вакытта үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша. “Аеруча мин башкарган чегән биюен алкышлап кабул итәләр иде”, – ди ул. Кызлары да аңа охшап бик чибәрләр, матурлар. “Әни, әни”, – диеп янында бөтерелеп кенә торалар. Оныклары да янында. Араларыннан берсе – Фәниясенең кызы Алинә Давыдова исә республикабызда танылган җырчы, “Керәшен гүзәле-2014”, Болгар радиосының “Милли музыка премиясе” лауреаты. Алинәнең тормышын җыр белән бәйләвендә, шундый уңышларга ирешүендә, һичшиксез, дәүәнисенең дә өлеше бар, минемчә.
Олы бәйрәме белән котларга килгән кунакларны күргәч тә, чын күңелдән куанды ул. Күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде. Сокланырлык картлык кичерә Галимә әби. Уйлары якты, теләкләре изге. Күңел җылысы һәркемгә җитәрлек аның. Шуңа да үзе дә кадер-хөрмәт эчендә. Киләчәк көннәре дә шулай матур булсын.