Укрепляем здоровье в парках.

11 января 2018 г., четверг

Быел,  2018 елда,  республикабызда 60 ка якын ял итү урыны төзекләндереләчәк, шул исәптән яңалары да барлыка киләчәк. Бу эшләргә төбәк бюджетыннан 2 миллиарда сум акча юнәлтеләчәк. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман  Экология һәм җәмәгать киңлекләре елына нәтиҗә ясаганда шул хакта хәбәр итте. Татарстанда соңгы 3 елда парклар, скверлар, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча актив эш алып барыла. Бу район үзәкләрендә, үзебездә дә нык сизелә. Ә файдалана беләбезме?Ничек кенә әле!

 Район үзәгендәге паркның боз шәһәрчегендәге тауда шуган балаларга игътибар иткәнегез бармы? Бар билгеле, элек шулай тау шуып, чаңгы шуып таудан кайтып керми идек бит. Шуны искә төшереп, таудагы балаларга карап туктап та торабыз әле. Сагынылган. Сөендерә, онытылмаган икән...

 Әйе, тавын да шуабыз, чаңгыга да басабыз, кичен дә йөрибез. Сәламәтлек кадерле.

    Ә менә шул чаңгыда йөрүне, тау шууны оештырып та була икән, балалар белән бергәләп чана шуып йөргән мәдәният хезмәткәрләренә бу очракта хөрмәт икеләтә арта. Чөнки хәзер һәр балада “ледянка”, “плюшка”. Ә табиблар бу төр чаналарны хәтәр, умыртка баганасына зыян килү куркынычы зур дип кисәтәләр. Ә янда олылар булганда, күңел тыныч.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International