Каникуллар чорында мәктәп укучылары да уңышлары белән куандырдылар. Әйтик, укучыларыбыз чаңгы ярышында Арча районы беренчелегендә катнашып кайттылар. Бу хакта Түбән Көек мәктәбе сайтында менә ни язалар.
2018 нче елның 5 нче гыйнварында Арча шәһәре стадионында кызлар һәм егетләр командалары арасында Арча муниципаль районы беренчелегенә чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Эстафетада Иске Кырлай, Ашытбаш, Арчаның 1 нче, 6 нчы, 7 нче мәктәпләре һәм Әтнә районы командалары катнашты. Составына Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Әхмәдуллин, Аканашев һәм Аканашева кергән командалар 3 нче урыннарны яуладылар, «Арча» спорт мәктәбеннән медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.