День открытых дверей

23 января 2018 г., вторник

15 нче гыйнвардан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Ачык ишекләр көне башланып китте.

График буенча әти-әниләр дәресләр карыйлар. Соңыннан класста әти-әниләр белән 2 нче чирек нәтиҗәләре һәм сыйныфтагы  проблемалар хакында сөйләшүләр үтә. Беренче көнне 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләренә Ачык ишекләр көне уздырылды. Әти-әниләр информатика, география һәм рус теле фәннәреннән дәресләр карадылар. 16 нчы гыйнварда 5 нче сыйныф әти-әниләре кунакка килделәр. Алар математика һәм инглиз теле дәресләрен карадылар. Шул рәвешле дәвам ителә. Алдагы көннәрдә мондый Ачык ишекләр көне 7 сыйныфта узачак.

- Безнең мәктәптә ел саен, икенче чирек нәтиҗәләре буенча шушындый чара уздырыла. Башта әти-әниләр, күбрәк әниләр килә, дәрестә утырып аның барышын, укучыларның җавап бирүләрен тыңлыйлар, соңыннан класста җыелыш уздырыла. Ике якка да файдалы...- ди Түбән Көек мәктәбенең математика  укытучысы Лилия Мөбәрәкшина.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International