Квест

26 января 2018 г., пятница

 Студентлар көне уңаеннан  Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында күңелле чара узды.  Яшьләр эшләре, спорт һәм  туризм  бүлеге белән берлектә Студсовет әгъзалары квест үткәрделәр.

     Уенда җиде команда катнашты. Алар һәрберсе сигезәр бирем үтәделәр: күз бәйләп әйбер эзләделәр, сүзләр тезделәр, шигырь-котлау яздылар,  билгеле бер кешеләр белән селфи ясадылар, җырладылар, биеделәр һәм башка күңелле биремнәрдә көч сынаштылар.    Нәтиҗәдә дуслык җиңде.  Оештыручылар һәрбер командага  - баллы күчтәнәчләр, ә Студсовет  әгъзаларына  истәлекле бүләкләр тапшырдылар.Техникум директоры Айрат Фәнил улы Каюмовның бәйрәм котлавы ямь өстенә ямь булды. Укучыларга бу чара бик ошады. Саф һавада дустанә, җылы атмосферада узуы үзе бер рәхәтлек бирде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International