Новости спорта

26 февраля 2018 г., понедельник

Бүген, 25 февраль көнне, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов призына хоккей ярышы булды.

     Кубок өчен Олы Әтнә бозында  6 команда : Әтнә, Күәм, Мәңгәр, Бәрәскә, Яңа Әтнә,  Яңа Шашы командалары көрәште. Һәр команданың – үз осталыгы.

Киеренке барган ярышның җиңүчесе булып, Бәрәскә командасы калды. Район башлыгы призы- Кубок Бәрәскәгә китте.

Икенче урында – Әтнә,

өченче урында - Күәм,

дүртенче урында  - Олы Мәңгәр командасы.

Җиңүче  командалар  уенчылары медальләр, Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Котлыйбыз сезне, ир-егетләр!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International