Фарид Мухаметшин встретился с активом Атнинского района

24 августа 2016 г., среда

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Түбән Бәрәскә мәктәбенең капиталь ремонттан соңгы ачылышы вакытында әнә шулай диде.

“Башка якларда килде дип, ә сездә кайтты дип сөйләшәләр. Менә, сезгә кайттым”, - диде парламент җитәкчесе.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин районыбызга эш визиты ясады.

Һәркем белә, республика хакимияте балаларны укыту шартларын заманча һәм комфортлы итүгә, уку учреждениеләренең матди -техник базаларын ныгытуга нык игътибар итә. 2012 елдан бирле Президент инициативасы белән Татарстанда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы эшли. Программа Дәүләт Советы депутатлары контроле астында тормышка ашырыла. 5 елда бөтен республика буенча 780 мәктәп һәм балалар бакчасы ремонтланды. Россия өчен уникаль программа мәктәп белеме инфраструктурасын яңарту эшендә флагманга әйләнде.

Тантаналы ачылышта да республикада 30дан артык Федераль программа эшләү һәм арадан иң мөһимнәренең берсе мәктәпләрне капиталь ремонтлау булуын кат-кат ассызыкладылар. Фәрит Мөхәммәтшин исә: “Бу мәктәпкә шатланып киләргә язсын”, - дип билгеләде. Район башлыгы Габеләхәт Хәкимов һәм “Ленин” хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин шушындый ремонт мөмкинлеге тудырган, балаларга шатлык бүләк иткән республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Әти-әниләр комитеты җитәкчесе Зөлфия Корбанова әйтмешли, ремонттан соң мәктәп яктырып кына түгел, зураеп та киткәндәй тоела. Олы кунаклар яңартылган мәктәп белән танышып чыктылар. Спорт залында, технология, биология һәм география, шулай ук I сыйныф укучылары кабинетларында булдылар. Парламент рәисе: “Бик матур булган бу мәктәп”, - дип билгеләде.

Соңрак “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы бер төркем депутатлар белән берлектә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында район активы белән очрашты. “Август – республика җитәкчелегенең Президент белән бергәләп кыр эшләрен карап йөри торган ай. Шул ук вакытта социаль программалар үтәлешенә дә зур игътибар бирелә", - диде Парламент җитәкчесе.

Биредә барлык чыгыш ясаучыларның фикерләре игътибарга лаек иде: "Бүгенге көнгә 41 федераль программа кабул ителде. Әйтик, балалар бакчаларын төзү программасы тормышка ашырылып килә. Хәзер менә мәктәпләргә кагылышлысы кабул ителә. Бу эшләрне башкаруда Татарстан Президенты юнәлеш биреп тора", - дип билгеләделәр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International