"Космический забег"

13 апреля 2017 г., четверг

"VII сыйныф укучысы Зилә Гимадиева һәм IX сыйныфтан Бекзод Мирабзалов Казанда узган "Космический забег" акциясендә катнашып кайттылар", дипхәбәр итте Бәрәзә мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Фирдәвес Әбсәләмова.

Аларны махсус медальләр белән бүләкләгәннәр хәтта. Бу уңайдан физкультура укытучысы Руслан Исмәгыйлевнең тырышлыгы бәхәссез.

Елдагыча, гөлләр үстереп авыл халкына, оешмаларга саталар. Укучылар көче белән "Яз сулышы" исемле концерт куйдылар. Бүгенге көндә мәктәптә "Тел айлыгы" бара. Аның кысаларында викторина уйныйлар, шигырь конкурсы уздыралар, сәхнәләштерелгән өзекләр тәкъдим иитәләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International