Подарки-ветеранам

3 мая 2017 г., среда

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылап, Хөкүмәтебез Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәткәрләренә котлау открыткасы белән күчтәнәч-пакет әзерләде. Безнең районыбызга шундый 74 бүләк-пакет кайтты. Бүләкләрның барысы да бер төрле түгел, төркемнәренә карап аз гына аерыла. Тик берәү дә игътибарсыз калмаган, кулыгызга алган я булмаса шушы көннәрдә алачак котлау открыткалары әнә шуның дәлиле.

    Ветераннарны зурлау районыбызда башланды инде, әлеге бүләкләрне һәр авыл җирлеге үзенең ветераннарына, тыл хезмәткәрләренә өләшә башлады. Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев һәр авыл саен йөреп, әбиләрнең кулын кысып, хәлен белеп таратып чыкты.

Олы Әтнә авыл җирлеге дә үз җирлегендәге 19 өлкән яшьтәге кешегә пакет тапшырды, аның берсе– Бөек Ватан сугышы ветераны Виюль абый Мөхәммәтшин. “Хәлен белдек, калган 18 пакетны да тапшырдык, открыткаларны тарата башлыйбыз”, – диделәр Олы Әтнә авыл җирлегендә дә.

Игътибарлы булыйк, бармак белән генә санарлык ветераннарыбызны хөрмәтләп калыйк.

 

 

 
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International