В Атню приехал Рустам Нургалиевич Минниханов

11 мая 2017 г., четверг

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә районының хуҗалык, предприятие, оешма җитәкчеләре белән очрашты.

Эшлекле сәфәренең максаты – язгы кыр эшләре барышы белән танышу булса да, республика Президенты очрашуга килүчеләр белән аралашырга да вакыт тапты.

Башта район башлыгы Габделәхәт Хәкимов озатуында “Таң” хуҗалыгының Кышлау фермасында төзелүче чираттагы тораклар комплексын карады. Комплекс белән хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин таныштырды. Рөстәм Миңнеханов та, аның белән бергә килгән вице-премьер, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та яңа төзелеш объекты белән нык кызыксындылар.

Соңыннан шунда ук узган очрашуны Татарстан Президенты хәл-әхвәлне сораштырып башлады. Проблемалары булучыларны ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырды.

Игенчелектә, аерым алганда язгы кыр эшләре барышы буенча районга тел-теш тидерерлек түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ә терлекчелектәге уңышлар белән Габделәхәт Хәкимов таныштырды. Районда республика җитәкчеләре кызыксынган Президент Программалары буенча да эшнең яхшы оештырылуын ассызыклады.

- Шулай да иң мөһиме тормыш дәрәҗәсе булуын онытмагыз – сәламәтлек саклау, мәгариф, шулай ук кече эшмәкәрлек алгы планнарда булсыннар, - дип тәмамлады сүзен Татарстан Президенты.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International