1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан мини- футбол буенча Әтнә спорт мәктәбе беренчелегенә узган ярышта беренче урынга Әтнә 1, икенчегә - Әтнә 2, өченче урынга - Түбән Көек, дүртенче урынга - Бәрәскә командалары лаек булды. Пляж волейболы буенча егетләр арасында беренче урын - Әтнә, икенче урын - Күңгәр 1, өченче урын - Күңгәр 2, дүртенче урын - техникум командасында. Кызлар арасында исә беренчелекне Әтнә командасы яулады. Икедә - Яңа Шашы, өчтә - Олы Мәңгәр, дүрттә - техникум кызлары.