Рейтинги школ.

9 августа 2017 г., среда

Җәйге җылы көннәр көзгә таба авыша. Мәктәпләрдә яңа уку елы башланырга да күп вакыт калмады.

Һәр елдагыча яңа ук елы алдыннан узган уку елында мәктәпләрнең уку-укыту эшчәнлеге белән бәйле рейтинг нәтиҗәләре чыгарыла. Төп һәм урта мәктәпләрнең рейтинг коэфициенты һәркайсыныкы үзенеке.

Быелгы рейтингның иң беренче баскычында Олы Әтнә урта мәктәбе. Әлеге мәктәпнең рейтинг коэфициенты 1,22 тигез. Икенче урында – Күңгәр урта мәктәбе. Өченчедә – Күшәр төп мәктәбе. Алардан соң кимүгә барган тәртиптә - Күәм урта мәктәбе, Яңа Шашы, Күлле Киме, Олы Мәңгәр төп мәктәпләре, Кышлау башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы, Комыргуҗа урта мәктәбе, Иске Өҗем төп мәктәбе, Бәрәскә урта мәктәбе, түбән Көек һәм Бәрәзә төп мәктәпләре. Шуны да әйтергә кирәк, районыбызның өч урта мәктәбе республиканың “ Иң яхшы авыл мәктәпләре” рейтингында да100 уку йорты арасында урын алган. Шул ук Олы Әтнә мәктәбе әлеге рейтингның тугызынчы баскычында торса, Күңгәр мәктәбе – егерме җиденче, Күәм мәктәбе – туксанынчы баскычында. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International