Традиционный автопробег спортсменов-инвалидов в Атне.

12 августа 2017 г., суббота

«Яңарыш» фондына бәйле рәвештә мөмкинлекләре чикле спортчыларбезнең районда да кунак булдылар. Мөмкинлеге чикле спортчылар республикабызның 12 районында булачаклар. Безгә кадәр Теләче районында кунак булып килгәннәр.
Әлеге спортчыларны сишәмбе көнне Әтнә спорт сөючеләре каршылады. Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршында алар концерт карадылар, кунак­лар үзләре дә чыгыш ясадылар. Соңыннан «Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәгендә шахматчыларыбыз белән очрашып уен үткәрделәр, берничә төр буенча үзара көч сынаштылар, кул көрәштерделәр. Һәм юлларын дәвам итеп Кайбыч районына юл алдылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International