Вторые по республике.

21 августа 2017 г., понедельник

Аграр профильле һөнәри белем бирү оешмаларының гомуми рейтингында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы Минзәлә авыл хуҗалыгы, Буа ветеринар, Чистай авыл хуҗалыгы техникумнарын артта калдырып, икенче баскычка күтәрелде. Әлеге рейтинг укыту-методик эшчәнлек, кадрлар әзерләү, Worldskills бәйгесе нәтиҗәләре буенча төзелгән. Шулай ук әлеге уку йортына респуб­лика Фән һәм мәгариф министрлыгының икенче дәрәҗә дипломы да тапшырылды. Бу зур уңыш, һичшиксез, уку йортында белем алучы студентларның һәм аларга белем һәм тәрбия бирүдә үзләреннән зур өлеш керткән укытучылар коллективының тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International