Наши долгожители

24 августа 2017 г., четверг
Әтнәдән Әнвәрбикә әбигә – 95 яшь!

Казак Үртәмендә гомер иткән Әнвәрбикә Фәйзрахман кызы Мөхтәрова гаять катлаулы тормыш юлы уза.

Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллар – Казак Үртәменең гөрләп яшәгән чоры. Авылда куян асрыйлар, Әнвәрбикә апа бригадир вазифаларын башкара. Өлкән буын вәкилләре ул елларны сагынып, еш искә ала иделәр, инде күбесе мәрхүмнәр. “Ә минем озын гомерле булуым геннардан килә торгандыр”, – дип куана үзе. Пенсиягә чыкканчы фермада сарыклар тәрбияли ул.

Шунысы кызык, 82 яше тулганчы авылда концертлар куеп, мәдәни тормышита актив катнашып яши. Елына 2 тапкыр кан бирә, чөнки андый кан сирәк – I төркемле. Әле 56 яшендә дә кан бирә ул. Тагын бер хикмәт – 40 төрле үлән җыеп тупланган мендәрдә йоклый ул. “Шуның файдасын бик табам”, – ди үзе.

Соңгы өч елын Казанда яши, шулай да авылга еш кайтып йөрергә тырыша. Гомумән, тик утыра торганнардан түгел ул, исән–сау, тазалык–тынычлык белән озак еллар яшәргә язсын үзенә.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International