"Помоги собраться в школу"

28 августа 2017 г., понедельник

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле үтә.

Әлеге акция хәйриячеләрнең игътибарын укучы балаларга мәктәп портфельләре, уку әсбаплары, мәктәп һәм спорт формасын алуга юнәлтүдән гыйбәрәт. Акцияне тормышка ашыручыларның максаты – авыр хәлле гаиләләргә ярдәм кулы сузу, беренче уку көнен һәр беренче сыйныф укучысы өчен бәйрәмгә әйләндерү. 2007 елдан 2016 елга кадәр акция рамкаларында 164794 беренче һәм авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче 2-11 сыйныф укучыларына 210750 ,0 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, 2017-18 уку елында республикада беренче сыйныфка 43651 сабый барыр дип көтелә. Алардан 9200 бала ярдәмгә мохтаж. Шулар белән бергә акция кысаларында 10 меңнән артык 2-11 сыйныфларда белем алучы , авыр хәлле, күп балалы, әти-әнисе инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнүче яки мөкинлекләре чикле булган балаларга да ярдәм күрсәтү каралган.

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Актлар залында әнә шундый гаиләләрдән килгән сабыйлар үз гомерләрендә иң якты истәлек булып сакланачак күанычлы мизгелләр кичерде. Район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова сабыйлар белән әлеге шатлыкларын уртаклашып, бу изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә район хакимияте исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук балаларга укуларында зур уңышларга ирешүләрен, укытучылар белән әти- әниләргә исә сабырлык теләп узды. Мәгариф бүлегеннән Ленар Гарипов та җитәкче сүзләренә кушылды. - Бүгенге көндә баланы мәктәптә укыту зур чыгымнар сорый. Әнә шул чыгымнарны күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтү максатыннан булдырылган әлеге акция матур традициягә әйләнде. Акция масштабларының елдан -ел киңәя баруы күңелдә киләчәккә өмет уята, - диде ул. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, быел барлыгы 19 балага район мәгариф бүлеге тарафыннан әзерләнгән уку кирәк- яраклары һәм спорт костюмнары тапшырылды.

Тантананы “Изгелек” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең җитәкче урынбасары Зөлфирә Сәләхиева үзенең котлаулары белән дәвам итте. - Сез тиздән бик серле дә, кызыктыргыч та булган Белем иленә сәяхәтегезне башлыйсыз. Яхшы билгеләренә генә укыгыз, чын кешеләр булып үсегез, - диде ул. Оешмалар ярдәме белән социаль үзәк тарафыннан быел барлыгы 60 пакет әзерләнгән . Шулардан җиде баланы бирегә чакырып, тантаналы рәвештә бүләкләрен тапшырдылар.

Республика күләмендә узган мондый чараларга һәрвакыт катнашып, үзләреннән кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтеп килгән район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бу юлы да читтә калмаган. Хезмәткәрләрдән җыелган акчаларга алар конкрет бер авыр хәлле гаиләдә тәрбияләнүче балага ярдәм итәргә булганнар. Изге гамәлне бүлек җитәкчесе Ленар Минһаҗев та хуплап кабул иткән. Бүлек хезмәткәрләре – Римма Нурмехәмәтова белән Гүзәлия Мортазина Диләрәгә укуда уңышлар теләделәр. Ике тартмадан торган бүләкләрне кулларына алган мизгелләрдә кызның һәм әбисе Валя апаның йөзләрендә балкыган рәхмәт хисләрен әйтеп тә, аңлатып та бетерерлек түгел. Бу бала чыннан да андый ярдәмгә бик мохтаҗ. 9 мең 250 сумга кызга язгы - көзге куртка, аяк киеме, итәк- күлмәкләр, мәктәп әсбаплары алынган. Көнен дә, төнен дә иминлегебез сагында торучы полиция хезмәткәрләренең бу адымы һәркайсыбыз өчен үрнәк булып тора.

Күптән түгел генә районны Күшәр авылында килеп чыккан фаҗигале янгын очрагы тетрәндерде. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы коллективы әнә шул гаиләдән өченче сыйныфка баручы балага ярдәм күрсәтергә уйлаган. Техникумның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәридә Хәсәнова кием- салым, уку әсбаплары салынган пакетларны тапшырганда баланың йөзендәге моңсулык таралып киткәндәй булды. Ә менә әнисенең күзләре мөлдерәмә иде.

 Алтын җирдә ятмас, яхшылык юлда калмас”, - дигән борынгылар. Кушкан белән генә түгел, ихлас күңелдән мохтажларга ярдәмгә килгән, кулыннан килгәнчә үзеннән өлеш керткән һәркемгә кагыла бу сү\зләр. Игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International