Әтнә техникумы студентлары диплом ала

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Әтнә авыл хуҗалыгы  техникумының көндезге һәм читтән торып уку бүлегендәге укучылар бүген диплом ала.

2016 елдан «Кадрлар әзерләүнең ресурс үзәге» статусын горур йөрткән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы студентлары – барысы 138 укучы укыганлыкка таныклык ала бүген.

138 укучының 114е -  көндезген бүлектә белем алган техник механиклар, бухгалтерлар, ветеринар-фельдшер һәм повар-кондитерлар.

Беррәттән читтән торып уку бүлегендә белем алган 24 укучы техник-механик, бухгалтер дипломы ала.

  • Кунакка әти-әниләрне дә, хуҗалык җитәкчеләрен дә чакырдык. Әти-әни димәктән, армиягә киткән 14 укучыбызның дипломнарын әти-әниләренә тапшырабыз бүген. Алган белемнәрен эштә кулланып, уңышларга ирешергә насыйп булсын,- диләр укытучылар.

Белемнәре тирәнлегендә алар шикләнмиләр. Тәҗрибә еллар белән килә. Исән-сау булсыннар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International