Бергәләшеп Олы Әтнәдәге плотина буен җыештырдылар

2018 елның 15 сентябре, шимбә

“Иртән торып юынгач, үзеңне тәртипкә китергәч –

 шунда ук планетаңны да тәртипкә китер!”                  

     А.С.Экзюпери

 

       Бүген Әтнә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре бергәләшеп Олы Әтнәдәге плотина буен җыештырдылар. Күмәк көчкә эш чыдамас диләр. Чыннан да, шактый күп чүп-чар җыелды, су әйләнәсе чистарып, тагын да ямьләнеп калды. Җыештыру әйбәт инде анысы, әмма үзебез яшәгән тирәлекне, яшәү чыганагыбыз булган су буйларын чүпләмичә, чиста хәлдә тота алсак – менә монысы чын Кешечә булыр иде! Үзе ашаган тәлинкәсенә төкергән дип, халык белми әйтми. Табигать балалары бит без, үз туган җиребезне үз кулларыбыз белән һәлакәткә илтмик әле. Киләсе буыннар безгә рәхмәтле булырдай итеп яшәргә өйрәнәсе иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International