Иң яхшы мәктәп автобусы йөртүчесе – 2018

2018 елның 20 октябре, шимбә

Иң яхшы мәктәп автобусы йөртүчесе – 2018.

18 октябрь көнне район мәгариф бүлеге, ГИБДДның район бүлекчәсе, ГБУ “БДД” Биектау районы бүлекчәсе һәм Арча ДОСААФ белән берлектә, Әтнә районы мәктәпләренең автобус йөртүчеләре арасында “Иң яхшы мәктәп автобусы йөртүчесе – 2018” бәйгесе үткәрде. Бәйге 2  этаптан торды: теория һәм практик. Теория өлешендә конкурста катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүгә тест эшләделәр, практик өлештә автодромда экзамен тапшыруның барлык этапларын уздылар. Нәтиҗә чыгарганнан соң, 1 урынны Күәм урта мәктәбе йөртүчесе Гатауллин Ильнар, 2 урынны Бәрәскә урта мәктәбе йөртүчесе Набиуллин Ильдар, 3 урынны Комыргуҗа урта мәктәбе йөртүчесе Асадуллин Альтаф яулады. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, аннан тыш, призерларга кубоклар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International