2007-2008 елда туган яшүсмерләр арасында мини футбол ярышлары

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

8-11 ноябрь көннәрендә Аксубай районында 2007-2008 елда туган яшүсмерләр арасында мини футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Беренчелектә бөтен республикадан 40тан артык команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча тренер Вәлиуллин Минтахир җитәкчелегендә Әтнә районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 3 нче урынны яулады! Команданы ярышларда уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International