2019 елның 8 сентябре – бердәм тавыш бирү көне. Әтнә муниципаль районы вәкәләтле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар да игълан ителде.

2019 елның 15 июне, шимбә

2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкәләтле органнарына депутатлар өстәмә сайлаулар булачак.

Әтнә районы территориясендә шулай ук Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы вәкәләтле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар игълан ителде.

2019 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Әтнә районы территориаль сайлау комиссиясе бер мандатлы сайлау округларын бушау белән бәйле рәвештә өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Күәм авыл җирлеге Советы депутатын 10 нчы бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар һәм өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр авыл җирлеге Советы депутатын 1 нче бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар билгеләргә карар кылды.  Карарлар 2019 елның 14 июнендә «Этнэ таны» район газетасы сайтында басылып чыкты (сылтама буенча күчү http://atnya-rt.ru/news/mgyiyat/territorialbnaya-izbiratelbnaya-komissiya-atninskogo-rayona-respubliki-tatarstan )

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International