Федераль проект кысаларында оешма хезмәткәрләрен укыту.

2019 елның 16 июле, сишәмбе
Хезмәткәрләрнең белемен арттыру мәшгульлек үзәкләре тарафыннан
милли проектның бер өлеше булган “Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен
тәэмин итү өчен хезмәт базары нәтиҗәлелеген күтәрү һәм үз мәшгульлекне
үстерү” федераль проекты кысаларында оештырыла.Хезмәткәрләрне укыту
өчен эш бирүчегә бюджет акчасы хисабына субсидия бүленеп бирелә. Эш
бирүче шул субсидия акчасы хисабына хезмәткәрләрне укуны үзе оештыра.
Бу исә эш бирүчегә хезмәткәрне укыту өчен үз акчасын тотмауга сәбәп
булып тора. Әлеге субсидияне алу өчен эш бирүчегә үз эшчәнлеген башкару
урыны буенча мәшгульлек үзәгенә, Министрлыкның 13.05.2019 да кабул
ителгән 366 санлы приказы белән расланган форма нигезендә гариза белән
мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Шушы уңайдан район мәшгульлек үзәге
эш бирүчеләрне әлеге милли проектта катнашырга чакыра.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International