«БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең «Гражданлык сәгате» проекты кысаларында Олы Әтнәнең күпфункцияле үзәгендә районыбызның 14 яше тулган өч гражданына паспорт тапшырылды.

2019 елның 13 декабре, җомга
Габдрахманова Рәмзилә Данил кызы (Күшәр), Садретдинова Лилия Илнар кызы
(Күшәр), Хөснетдинов Ильяс Нияз улы (Ташчишмә) өчен бүгенге көн аеруча истәлекле
булды. Алар Россия гражданы паспортының тарихын белделәр, паспортны ничек саклау
кирәклеге турында мәгълүмат ишеттеләр. Район эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте
бүлекчәсе Әлфия Сабирҗанованың киңәшләрен игътибар белән тыңладылар.
"БЕРДӘМ РОССИЯ" сәяси партиясенең Әтнә җирле бүлекчәсе башкарма секретаре
Равилә Мөхәммәтгалиева аларга истәлекле буләкләр тапшырып, аларны тулы хокуклы
Россия гражданы булулары белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International