Әтнә техникумында сәламәт яшәү рәвеше атналыгы.

2020 елның 17 гыйнвары, җомга
13-18 гыйнвар көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл
хуҗалыгы техникумында Сәламәт яшәү атналыгы бара. Атналык дүшәмбе
көнне “Ветеринар” һәм “Механики” командалары арасында баскетбол
уеныннан башланып китте. Сишәмбе көнне Мари иленнән килгән студентлар
Татарстан студентларының җыелма командасын “Итекле футбол” уенында
2:0 исәбе белән җиңде. Чәршәмбе көнне уку залында китапханә
хезмәткәрләре дөрес туклану серләре белән таныштырды, саф һавада 4
команда катнашында кышкы уеннар узды. Анда бухгалтерия бүлеге
укучыларына җитүче булмады. 16 гыйнвар көнне волейбол ярышы узды. Кич
кызлар өчен тренер Самигуллина Зөһрә фитнес-аэробика дәресе уздырды.
Җомга көн Әтнә үзәк шифаханәсе табибәсе Сәгдиева Г.Ф. катнашында
“Тәмәке эшләнмәләре һәм аларның зыяны” дигән тәрбия сәгатеннән
башланып китте. Дәресләрдән соң укучылар һәм укытучылар спортзалда
ГТО нормалары тапшырдылар. Атна дәвамында студентларга сәламәт яшәү
нигезләре турында видеофильмнар, роликлар күрсәтелде. Шулай ук һәр көн
иртән эшләнгән зарядка да студентларга бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International