«Современные проблемы экологии и природопользования» дигән темага республика фәнни-гамәли конференциясе

2024 елның 19 апреле, җомга

Әтнә районы Шиһабетдин Мәрҗани исмендәге Коморгуҗа урта мәктәбе базасында «Современные проблемы экологии и природопользования» дигән темага республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конфереция «Русское географическое общество» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән бергәлектә оештырылды. 4 юнәлештәге секцияларда эш алып барылды. Конферецияда барысы республиканың 10 районыннан (Әтнә, Арча, Апас, Балтач, Актаныш, Биектау, Чирмешән, Кайбыч, Алексеевский, Чистай) укучылар, педагоглар һәм Казан Федераль университеты студентлары катнашты. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International