Жевательная провокация#ПравдаИлиДействия

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Прокуратурасы халык өчен куркыныч продукция белән сәүдә итү турында махсус мәгълүмат белән мөрәҗәгать итте.

Интернет челтәрендә кибетләрдә тышкы кәгазендә «Правда или действие» уенына чакыру язылган сагызлар сатылу турында хәбәрләр күренә. Ягъни, анда «үлем төркемнәре» биремнәре бар, бу әти-әниләрне борчуга сала.

Мәсәлән, кайбер сагыз тышларында иң югары җәмәгать урынына менеп селфи ясарга чакыралар. Яисә: “Дөреслек: үлем алдыннан нәрсә эшләргә өлгерергә кирәк?” дигәне дә бар. Әлеге сагызның маркасы - “Five”.

Әтнәләр, саграк булыгыз! Балаларыгызга күз-колак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International