Кадерле райондашлар! Хөрмәтле районыбыз кунаклары!

2017 елның 30 июне, җомга

Сезне ихлас күңелдән Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итәм. Сабантуй – татар халкының ел буе сагынып көтеп алган, иң күңелле бәйрәме. Ул буыннардан буыннарга тапшырылып килгән бәйрәм.  
Сабантуй авыл халкы өчен аеруча якын, чөнки бу көнне киләчәк уңышка нигез салуны билгелибез. Ә Әтнәбез өчен ул икеләтә кадерле, чөнки без – чиста авыл хуҗалыгы районы: төп вазифабыз – җирдә эшләү, икмәк үстерү. Мактаулы һәм катлаулы бурычыбыз – ил табынын тулыландыру. Хезмәт нәтиҗәләренә күз салып, без бу бурычны намус белән, тиешенчә башкарабыз, дип горурланырга була. Көнне-төнгә ялгап, армый-талмый эшләүче авыл хезмәтчәне бүген хаклы рәвештә ял итә. Сәбәбе җитди: язгы кыр эшләрен, чәчүне уңышлы тәмамладык, инде терлек азыгы әзерләү эшенә керештек. Терлекчелектәге уңышларыбыз да дуслар – сокланырлык, көндәшләр – көнләшерлек. Авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагын алсак та, Әтнә районы алдынгылар рәтендә.
Хөрмәтле әтнәләр, хөрмәтле кунаклар, туганнар, якташлар, дуслар! Тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм! Сау-сәламәт булып, рухи шатлык белән, иминлектә, тормыш бәрәкәтләренә төренеп яшәргә язсын! Сабантуйлар мөбарәк булсын!
Борынгыдан килгән милли бәйрәмебез – Сабантуйлар белән сезне!
Габделәхәт ХӘКИМОВ, Әтнә районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International