"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Коррупция турында халык фикерен ойрэну буенча социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 14 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Эльвира Юрасова һәм Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Александр Лохотской, коррупция турында халык фикерен ойрэну буенча социологик тикшеренүләр нәтиҗәләренә багышланган брифингта катнаштылар. Әлеге тикшеренүләр Татарстан Республикасында коррупция дәрәҗәсен үлчәүнең нәтиҗәле инструментларының берсе булып тора.

Чара барышында Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү нәтиҗәләре, «көнкүреш» һәм «эшлекле» коррупция тикшеренүләре нәтиҗәләре яктыртылды.

Сораштырылучыларның 4,5 % ы «көнкүреш» коррупциясенең югары дәрәҗәдә булуы турында белдергән, шул ук вакытта статистиканың 9% ы үз коррупцион тәҗрибәгә ия булган. Бизнес вәкилләре арасында сораштырылучыларның 9% ы гына ел дәвамында формаль булмаган турыдан – туры һәм (яки) яшерен түләүләр (2019 елда-10%) аша хакимият органнары вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмауларына) йогынты ясау кирәклеге турында белдергән. Коррупциягә каршы тору буенча хакимият органнары гамәлләренең нәтиҗәсез булуы турында белдергән бизнес вәкилләренең өлеше сораштырылучылар саныннан 19,1 % тәшкил иткән

(2019 елда-20,2 %)

Аерым игътибар коррупциягә каршы тору өлкәсендә социологик тикшеренүләр нәтиҗәләренә бирелде. Мәсәлән, сораштырылучыларның күбесе (80% тан артык) дәүләт тарафыннан үткәрелә торган коррупциягә каршы чаралар коррупция дәрәҗәсен киметергә сәләтле, дип саный. Тулаем ил буенча һәм регионда коррупция дәрәҗәсен бәяләп, сораштырылучыларның һәр икенчесе Россия Федерациясендә дә (41,8 %), Татарстан Республикасында да (46,9 %) коррупция дәрәҗәсе уртача, дип санады. Коррупцион вәзгыятькә юлыккан һәм анда катнашудан баш тарткан респондентларның 36,6 % ы үз проблемаларын башка юл белән, ришвәтсез хәл итү мөмкинлегенә ия булган. Респондентларның 44,6%ы бу мәсьәләдә гражданлык позициясен «мин принципиаль рәвештә ришвәт бирмим» дип белдергән.

Александр Лохотской билгеләп үткәнчә, коррупцион күренешләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру - Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтенең төп бурычларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International