«Татарлар» газетасының 10 еллык юбилей концерты

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

31 нче март көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында «Татарлар» газетасының  10 еллык юбилей концерты булып узды. Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең “Ал чәчәк”бию коллективы- Татарстан республикасының күренекле артистлары, “Мишәр” халык фольклор - эстрада ансамбле (Чувашстанның Урмай авылы), “Ак каен” ансамбле (Самара өлкәсе), “Гүзәл Чулман” халык ансамбле (Перь өлкәсе)  белән бер сәхнәдә бәйрәм чарасында чыгыш ясадылар. Бик зур рәхмәт Сезгә, чакыруыгыз өчен. “Татарлар" газетасы коллективына сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм яңа укучылар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International