Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Татар ашлары халыкара конкурсы

2021 елның 13 апреле, сишәмбе
9,10 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Юныс Әхмәтҗанов
исемендәге Татар ашлары халыкара конкурсы узды. Конкурсны В.Г.
Тимирясов исемендэге Казан инновацион университеты, Казан шәһәренең
рестораторлар һәм отельерлар ассоциясы оештырды. Конкурс ике – теоретик
һәм практик торды. Теоретик өлешендә кулланманың технологик картасын
язырга кирәк иде. Өй эше Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елына
багышлап композиция, сүрәт, панно ясау булса, “Традицияларга тугры
калып” номинациясында алдан әзерләп килгән “Чәк-чәк”не тәкъдим итү
булды. 11В группа укучысы Сибгатуллина Диләрәнең Туган телләр һәм
халыклар дуслыгы елына багышлап эшләгән панно югары бәяләнде, Диләрә
“Халык традицияләрен саклаучы” дигән диплом белән бүләкләнде.
Конкурсның төп катнашучысы – 2 курс студенты Хәмидуллина Әдилә.
Практик өлештә ул камыр басып токмач, шулай ук куллама һәм салма кисте.
Икенче өлешендә исә “кияү пилмәне” әзерләп күрсәтте. Әдилә
“Традицияларга тугры калып” номинациясында “Иң оста тәкъдим итүче”
дипломына, “Кияү пилмәне” әзерләүдә “Иң оста бизәү” дипломына һәм
конкурсның гомуми нәтиҗәләре буенча 1 урынга лаек булды. Әдиләне
конкурска техникумыбыз укытучылары Валитова Фаилә Рәшит кызы,
Низамова Рәзилә Мөхәммәт кызы әзерләде. Аларга оештыручыларның
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International