Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында Ворлдскиллс стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар башланды

2021 елның 18 июне, җомга

16 июнь көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы

базасында Ворлдскиллс стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар

башланды. Имтиханнар 4 юнәлештә бара: “Пешекче эше”, “Электромонтаж”,

“Ветеринария”. Имтихан тапшыру мәйданнары аккредитация узган, ә

экспертлар барысы да сертификат алган. Алар башка уку йортларыннан яисә

шул юнәлеш буенча эшләгән белгечләр. Экспертлар имтихан тапшыручы

чыгарылыш укучыларының белем һәм практик күнекмәләре югары дәрәҗәдә

дип белдерә. “Ветеринария” компетенциясе буенча 20 укучы,

“Электромонтаж” – 18 укучы инде имтиханны тапшырды. “Пешекче эше”

буенча Кукмара аграр көллиятеннән 21укучы бүген тәмамлый, иртәгә Арча

аграр көллияте укучылары тапшырачак. Алардан соң үзебезнең техникум

укучылары эшкә керешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International