Нәүрүз – Яңа ел көне дигәнне аңлата. Ул көнне көн белән төн тигезләшә, шуннан соң көн озыная башлый. Нәүрүз – дуслык бәйрәме! Бу вакытта һәркемнең өстәле кайнар коймак, аш-судан сыгылып торган.
Бүген, 21 нче март көнне Әтнә район мәдәният йорты тарафыннан Нәүрүз бәйрәме үтте.
Бәйрәмгә килгән балалар , өлкәннәр кайнар коймак, тәмле чәй белән беррәттән, казанда пешкән Дуслык боткасыннан да авыз иттеләр. Бәйрәм барышында төрле милли уеннар да уйналды. Г.Тукай исемендәге татар дәүләт драма театры бинасы каршы балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды.